«Туган як» техниканы кышкы саклауга әзерли
“Туган як” агрофирмасында техниканы кышкы саклауга әзерләү эшләре башланды
”Һәрбер хуҗалык җитәкчесе, инженер һәм гараж мөдирләре алдында торган төп бурыч – эштән бушаган техникаларны кышкы сакланышка кую. Без дә эштән бушаган техникаларны юып, запас частьларны барлап, булган кимчелекләрне ачыклап, аларны төзәтеп, әлеге мөһим эшкә тотындык”, – ди агрофирма җитәкчесе Раил Җиһангиров.
Көзен авыл хуҗалыгы машиналарына запас частьлар бәясе күпкә арзанрак булуын аңлап һәм хәзердән үк бу хакта кайгыртып, агрофирма ремонт эшләренә ел да зур оешканлык белән кереп китә.
Тулырак – Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева видеосында.
Нет комментариев