Мөслим укучысы «Физика-химия алгарышы» профильле сменасына сайлап алынган!
Айгөл Светлякова бушлай белем алу мөмкинлеге алган
Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 11 нче энергетика сыйныфы укучысы Айгөл Светлякова сайлап алу турын уңышлы үтеп, «Югары нефть мәктәбендә физика-химия алгарышы: олимпиада траекториясе» профильле сменасында бушлай белем алу мөмкинлеге алган!
24 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр узачак әлеге белем бирү программасы Югары нефть мәктәбе һәм Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә оештырыла. Ул 8–11 сыйныф укучыларын физика һәм химия фәннәре буенча олимпиадаларга әзерләүгә юнәлдерелгән.
Айгөл Мәскәү дәүләт университеты, Югары нефть мәктәбе укытучылары һәм Татарстан Республикасы җыелма командасы тренерлары җитәкчелегендә белемен тирәнәйтәчәк, катлаулы олимпиада мәсьәләләрен чишәргә һәм вакытны нәтиҗәле планлаштырырга өйрәнәчәк.
Фото – Мөслим урта мәктәбеннән.
Нет комментариев