Яңа законнарны белегез
Билгеле булганча, 2018 нче елның 4 августында “Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексына һәм РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 340 нчы санлы Федераль закон үз көченә керде. Әлеге закон шәхси торак йортларга төзелеш һәм хокукларны рәсмиләштерү тәртибен регламентлый.
Билгеле булганча, 2018 нче елның 4 августында “Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексына һәм РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 340 нчы санлы Федераль закон үз көченә керде. Әлеге закон шәхси торак йортларга төзелеш һәм хокукларны рәсмиләштерү тәртибен регламентлый. ТР буенча Росреестр идарәсенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Марс Баһауов белән әлеге үзгәрешләр хакында сөйләшәбез.
– Марс Рәисович, яңа закон нигезендә шәхси торак төзелеше һәм реконструкцияләү буенча нинди үзгәрешләр кертелде?
– Әлеге закон нигезендә үз җир кишәрлегеңдә бернинди документларсыз, контрольсез төзелеш башларга ярамый. Хәзер гражданнар торак йорт төзи яки реконструкцияли башлаганчы, җирле үзидарә органына (район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлегенә) төзелеш башлау турында хәбәрнамә белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әлеге хәбәрнамәдә шәхси торак төзелеше объектларының конкрет характеристикалары күрсәтелә, шул ук вакытта башка кирәкле документлар да (мәсәлән, җиргә хокук бирүче документ, вәкилнең вәкаләтләрен раслаучы документ, күчемсез милек объектының тышкы күренеше тасвирламасы) тапшырыла.
– Шәхес әлеге документны тапшырганнан соң нәрсә эшләргә тиеш?
– Вәкаләтле орган, шәхес мөрәҗәгать иткәннән соң, җиде көн эчендә йорт параметрларының рөхсәт ителгән нормаларга туры килү-килмәвен тикшерә. Шуннан соң мөрәҗәгать итүчегә туры килү-килмәве хакында хәбәрнамә җибәрә. Планлаштырылган эшләр тиешле таләпләргә туры килмәгән очракта, кисәтүләрне төзәтергә кирәк булачак. Уңай җавап алган очракта, төзүчегә планлаштырылган эшен (объектны төзү яки үзгәртеп кору) ун ел дәвамында гамәлгә ашыру хокукын бирә. Ул җир кишәрлегенә хокук күчкәндә дә саклана (мәсәлән, төзелеш тәмамланганчы кишәрлекне сатканда).
– Марс Рәисович, төзелеш тәмамланганнан соң нәрсә эшләргә, кая барырга?
– Яңа тәртип буенча, төзелеш яки реконструкция тәмамланганнан соң бер ай эчендә җирле үзидарә органына төзелеш тәмамлану хакында хәбәр итәргә кирәк булачак. Законда каралган документларны, шул исәптән йортның техник планын да әлеге документлар белән тапшыру каралган. Төзелеш тәмамлану турында хәбәрнамә формасы ирекле түгел, әлеге документ Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан расланган. Вәкаләтле орган, әлеге хәбәрнамәне алганнан соң, җиде эш көне дәвамында законнарда каралган тикшерүләр уздыра һәм төзелгән йортның закон таләпләренә туры килү-килмәве турында хәбәрнамә әзерли.
– Төзелгән объектка милек хокукын рәсмиләштерү тәртипләре белән дә таныштырсагыз иде.
– Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, вәкаләтле орган төзелгән йортның закон таләпләренә туры килүе турында хәбәр әзерләгән очракта, әлеге документны хокукларны теркәү органына (ТР буенча Росреестр идарәсенә) электрон форматта җибәрергә тиеш. Шул исәптән дәүләт кадастр исәбенә кую һәм күчемсез милек объектына хокукны дәүләт теркәве турында гариза, төзүче тарафыннан тәкъдим ителгән техник план, йортка милек хокукындагы өлешне билгеләү турындагы килешү дә (әгәр җир участогы берничә затка каралган булса) җибәрелергә тиеш. Шулай итеп, гражданнарга ТР буенча Росреестр идарәсенә барып йөрергә кирәкми, бу вазыйфаны хакимият органнары башкара.
– Марс Рәисович, төзелеш башлау турында вәкаләтле органга хәбәр итү тәртибе индивидуаль торак йортлар төзелешенә генә кагыламы?
– Вәкаләтле органга хәбәр итү торак йортлар төзелешенә генә түгел, ә бакча йортлары төзелешенә дә кагыла. Хәзерге вакытта әлеге үзгәрешләр бары тик дача һәм бакча җир участокларында торак булмаган йортларны билгеләүгә генә кагыла иде. Билгеләп үтелгән җир кишәрлекләрендә урнашкан торак йортлар, торак йортлар өчен дәүләт кадастр исәбенә алу һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алу тәртибе 2019 нчы елның 1 мартына кадәр элеккечә кала. Ягъни бу күчеш чорында кадастр исәбенә куярга һәм әлеге күчемсез милек объектларына хокукны декларация нигезендә төзелгән техник план нигезендә теркәргә мөмкин булачак, ягъни алда әйтелеп киткән хәбәрнамәләрсез.
Әңгәмәдәш – Фәридә Гайнетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев