Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа статус нәрсә бирә?

Пенсия алды яшендәге кешеләр – 2019нчы елның 1 гыйнварыннан пенсия турындагы яңа закон билгеләгән гражданнарның яңа ташламалы категориясе. Аларга яңа пенсия яше кергәнче 5 ел алдан берничә төрле ташлама бирелә һәм социаль яклау чаралары күрсәтелә.

2020 елда пенсия алды яшендәгеләргә 1965-1968 елгы хатын-кызлар һәм 1960-1963 елгы иратлар керә.

 Пенсия алды яшендәге гражданнар диспансеризация үтү өчен елга бер тапкыр 2 эш көненә эштән азат ителергә хокуклы, бу көннәрдә аларның уртача хезмәт хакы саклана. Шулай ук аларга югары күләмдә эшсезлек буенча пособие түләнә.

Пенсия яше кергәч, салым ташламалары алырга була. Тупланма пенсияне элеккеге пенсия яше буенча (хатын-кызлар – 55 яшь, ир-атлар – 60 яшь) алырга хокуклылар. Пенсия бүлеге эшне алдан башкарсын өчен, гражданин яшәү урыны буенча клиентларны кабул итү хезмәтенә пенсия яше тулганчы 5 ел алдан мөрәҗәгать итәргә тиеш. Предпенсионер үзенең статусы турындагы белешмәне ПФР сайтындагы шәхси кабинетында, дәүләт хезмәтләре порталында, клиентларны кабул итү хезмәтендә, МФЦда мөстәкыйль рәвештә алырга мөмкин. Бу мәгълүматлар автомат рәвештә формалаштырыла һәм көчле электрон имза белән раслана.

Электрон рәвештә аны идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасындагы (ЕСИА) расланган исәп язмасы булганда гына алырга мөмкин. ПФР сайтындагы шәхси кабинетка кергәндә логин һәм парольдән файдаланырга кирәк, алар дәүләт хезмәтләре порталына теркәлгәндә күрсәтелә. Моны үзеңнең эш бирүчең аша да эшләп була. Әмма эш бирүченең ПФРның территориаль органы белән килешүе булуы шарт. Бу очракта эш бирүче үзенең хезмәткәре өчен кирәкле документларны бирә. Ташламалар бирүче ведомство һәм оешмалар, килешүләре булган очракта, предпенсионерлар турындагы мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә соратып алырга хокуклы.

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев