Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа проектлар

Мөслимдәге “Җәмигъ” мәчетендә имам-хатыйплар катнашында узган җыелышта районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатулла ислам дөньясындагы вәзгыять белән таныштырды. 

Риназ хәзрәт Нәбиев һәм Фәрид хәзрәт Аитов мәүлид ае уңаеннан пәйгамбәрбез Мөхәммәт (с.г.в.) турында вәгазь сөйләде. Көзге айларда халыктан гошер сәдакасы җыюда активлык күрсәткән Михайловка, Яңа Карамалы, Баланлы мәхәлләләренә һәм имамнарына, Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламовага район мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. 
Җыелышта “Мөслим мәчетләре” һәм “Мөслим имамнары” проектларына старт бирелде. “Мөслим мәчетләре” проекты кысаларында Баланлы авылындагы “Корбангали” мәчете турында язма инстаграмда һәм ВКонтактеда “Ислам в Муслюмово” төркеменә урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев