Яңа ел төнендә Казанның бала тудыру йортларында алты бала туган
Дөньяга килгән беренче бала-кыз.
Яңа ел төнендә Казанның бала тудыру йортларында алты бала туган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бу яңа ел төнендә башкаланың бала тудыру йортларында алты бала дөньяга килгән: биш малай һәм бер кыз.
Беренче булып кыз туа, бала нәкъ төн уртасында 7нче Шәһәр хастаханәсенең 1нче бала тудыру йортында дөньяга килә. Кызның авырлыгы 3 килограммга якын, яшь ата-аналар өчен бу беренче бала.
Нет комментариев