Яңа елга бүләк сайлау буенча “кайнар линия” үткәрелә
4 декабрьдән 18 декабрьгә кадәр кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе балалар товарлары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, Яңа ел бүләкләре сайлау буенча "кайнар линия" үткәрә. Консультацияләрне идарәнең Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш районындагы территориаль бүлегенең (8552) 32-05-39 телефоны, Яр Чаллы шәһәрендәге гигиена һәм эпидемиология үзәге консультация пунктының 46-41-52 телефоны аша алырга була. "Кайнар линия" телефоннары 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев