Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

WorldSkills флагы – Мөслимдә

Республикабыз соңгы елларда дөньякүләм, илкүләм чаралар, спорт уеннары үткәрү буенча дан тота. Быел Казанда 22-27 август көннәрендә һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты узачак. Ярышларда алтмыштан артык илдән 1600гә якын яшь белгеч катнашыр, дип көтелә. Катнашучылар 56 компетенция буенча ярышачак.

Республикабыз башкаласы белән бергә Мөслим дә быел төрле республикакүләм һәм халыкара форум кунакларын кабул итә. 14 июнь көнне мөслимлеләр тагын бер тарихи вакыйганың шаһиты булды – “WorldSkills” һәм “WorldSkills Kazan-2019” флагы эстафетасын кабул итте. Флагларны әлеге эстафетаны оештыру комитеты вәкилләре алып килде. “WorldSkills Kazan-2019” флагы эстафетасы Россия Федерациясенең 24 регионы, Татарстанның 43 районы һәм ике шәһәре аша узачак. Эстафета дөньяның 20 илен һәм халыкара космик станцияне колачлады. Мөслим чигендә кунакларны яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров, массакүләм мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясе җитәкчесе Марат Байрханов каршы алды. Биредә флаглар армрестлинг буенча Европа беренчелегендә җиңү яулаган егетләребез Илһам Бариев һәм Ислам Гайнуллин кулына күчте. Михайловка авылы янында кунакларны “Рябинушка” халык фольклор ансамбле һәм авыл халкы каршы алды. Алдагы тукталыш Мөслимдәге “Курай” паркында булды. Биредә кунакларны район башлыгы Рамил Муллин сәламләде. 
–Дөньякүләм эшче һөнәрләр чемпионатының Казанда узуы – зур дәрәҗә һәм шул ук вакытта сынау да. Әлеге чемпионат эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсе күтәрелүен дәлилли. Районыбызда да үсеп килүче буында эшче һөнәрләргә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Күптармаклы уку-укыту үзәген, заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәген булдыру, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче “Агромастер” компаниясе, заманча техника һәм технологияләргә нигезләнеп эшләүче “Август-Мөслим” компаниясе балаларыбызны эшче һөнәрләргә тартуга этәргеч бирер, дип ышанабыз, – диде ул. 
Район поликлиникасының өлкән шәфкать туташы Рәзилә Хәбибуллина да хисләрен җиткерде: 
–Районыбызның сәламәтлек сагында хезмәт куючылар дөньякүләм чараның республикабызда узуы белән чиксез горурлана. Чөнки бездә хезмәт кешесенә күп мөмкинлекләр тудырыла. Сәламәтлек саклау тармагы да соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерде. Шуңа күрә дә хезмәтебезне яратып һәм тиешле таләпләргә туры килерлек итеп башкарырга тырышабыз. Бүгенге тарихи вакыйга безнең бердәм, тырыш һәм хезмәт сөючән халык булуыбызны расларга мөмкинлек бирәчәк. 
Рамил Муллин “WorldSkills” төбәк чемпионатында катнашкан аграр көллият укучысы Алмаз Фәттахов белән Мөслим урта мәктәбе укучысы Салават Фәттаховка, аларны әзерләүче тренерлар Евгений Басорин һәм Мизхәт Хәертдиновка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды һәм “WorldSkills Kazan-2019” флагына Мөслим гербын беркетте. Рамил Муллинга чемпионатны оештыру комитеты тарафыннан катнашучы сертификаты тапшырылды. 
Кунаклар “Агромастер” җитештерү компаниясе белән дә танышты. Биредә аларны компаниянең генераль директоры Илгиз Исламов озатып йөрде. Мөслим районыннан соң эстафетаны Саба районы кабул итеп алды. Бу тарихи вакыйга социаль челтәр битләренә – фотолар белән, мөслимлеләр күңеленә Татарстаныбыз, Мөслимебез өчен горурлану хисләре белән кереп калды. 

Фәридә 
Гайнетдинова. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев