Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Взносыңны дәүләт арттыра

Пенсияне өстәмә финанслау дәүләт программасында катнашучылар түләгән взносны дәүләт ике тапкырга арттыра.

Мөслим районында кли­ентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Гание­ва әйтүенчә, дәүләт өстәмә финанслау программасын­да катнашучылар агымдагы елның 25 декабренә кадәр тупланма пенсиягә бер елга кимендә 2 мең сум күләмендә взнос кертергә тиеш. Бары тик шул очракта гына дәүләт аны арттыра алачак.

Федераль закон нигезендә агымдагы ел ахырына кадәр әлеге программа кысаларын­да түләү кертмәгән яисә 2 мең сумнан кимрәк сумма түләгән гражданнар 2021 нәтиҗәләре буенча дәүләттән өстәмә түләүгә өмет итә алмый.

Программа буенча түләүне мөстәкыйль рәвештә кредит оешмасы яисә эш бирүче аша башкарырга була. Эш бирүче аша булганда программада катнашучылар билгеләнгән сумманы түли. Моның өчен эш бирүчегә гариза язарга кирәк, диләр пенсия бүлеге белгечләре.

Взнос күләмен үзгәртү өчен яңа гариза язу шарт. Ту­планма счетка кергән сумма һәм инвестиция керемнәре хакындагы мәгълүматны иминиятләнгән затның Рос­сия Пенсия фонды сайтын­дагы шәхси кабинетында яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порта­лы аша белергә мөмкин, дип хәбәр итәләр Мөслим райо­нында клиентлар белән эшләү хезмәтеннән.

Мөнирә Арсланова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев