Волонтерлар ярдәм илтә
Яңалыклар

Волонтерлар ярдәм илтә

Волонтерлар тарафыннан бу көннәрдә күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләргә районыбызда яшәүче иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән азык-төлек пакетлары таратыла башлады.

Районда ялгыз яшәүче өлкәннәргә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләүләр режимын саклауда булышлык күрсәтү максатында волонтерлар ярдәме оештырылган иде. Волонтерлар тарафыннан бу көннәрдә күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләргә районыбызда яшәүче иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән азык-төлек пакетлары таратыла башлады. Мондый пакетларны Мөслимнең үзендә һәм авылларда яшәүче 62 гаилә алды. Бүген волонтерлар тагын 25 гаиләгә азык-төлек пакетлары илттеләр.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев