ВИЧ-авыруларга ярдәм итү фондына нигез салучы: Бу наркоманнар авыруы түгел
Бу хакта балаларга, хатын-кызларга, ВИЧ белән яшәүче яшьләргә ярдәм фондына нигез салучы Светлана Изамбаева сөйләде.
Ул ВИЧ-инфекция йоктыруның күбесе җенси юл белән булуын әйтте.
"ВИЧ-инфекцияле кешеләр - наркотиклар кулланучы кешеләр түгел», - диде Светлана Изамбаева.
ВИЧны кешеләр наркоманнар һәм фахишәләр авыруы дип кабул итә, хәзерге вакыттта күп әйбер үзгәрде, ләкин кешеләрнең фикере генә бу авыруга карата үзгәрмәгәнлеген әйтте Светлана Изамбаева. Аның сүзләренчә, ВИЧ-инфекцияләнүчеләрнең күбесе чирне җенси контакт вакытында йоктырган.
Шулай ук фондта ярдәм алучы хатын-кызларның кайберәүләре ике-өч эштә эшләүләре. Алар арасында банкирлар, педагоглар, директорлар, чәчтараш сатучылар, стилистлар барлыгын сөйләде фондка нигез салучы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев