Ветеран котлаулар кабул итте
Яңалыклар

Ветеран котлаулар кабул итте

Кунаклар ветеран белән җылы әңгәмә кордылар, аннан сугышта һәм сугыштан соңгы чорда күргәннәре хакында сораштылар, очрашу ахырында Яңа ел күчтәнәчләре тапшырдылар.

Яңа ел бәйрәме алдыннан  бик күп котлаулар, теләкләр яңгырый. Мәлләтамак авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Миңнемөхәмәт Хәлиуллин да чәршәмбе көнне Яңа ел котлауларын кабул итте. Аның янына “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге җитәкче Сәвия Хәбирова җитәкчелегендәге делегация – партиянең өченче башлангыч оешмасы секретаре, район Башкарма комитетының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров, партиянең “Яшь гвардия” хәрәкәте  җитәкчесе Айсылу Мадьярова һәм лицейның алдынгы укучылары килде. Кунаклар ветеран белән җылы әңгәмә кордылар, аннан сугышта һәм сугыштан соңгы чорда күргәннәре хакында сораштылар, очрашу ахырында  Яңа ел күчтәнәчләре тапшырдылар.


#яңаел2020мөслим #новыйгод2020муслюмово

Нет комментариев