Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вакытында түләргә кирәк!

Үзара салым җирлегебезне төзекләндерү өчен тотыла һәм көнкүреш мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итә.

Мөслим авыл җирлегендәге халык җыеннарында быел да үзара салымны 1 мең сум­нан җыярга тәкъдим керде. Күпчелек әлеге тәкъдимне хуплады. Яшәү урыны буенча Мөслим районында теркәлгән һәм 18 яше тулган һәркем үзара салымны түләргә тиеш.

Мөслим авыл җирлегендә – Катмыш һәм Мөслим авыл­ларында 9 меңләп кеше яшәвен исәпкә алганда шак­тый саллы сумма җыелырга тиеш.– Мөслим авылында 18 яше тулган 6 меңнән ар­тык кеше исәпләнә. Алар арасында Бөек Ватан сугы­шы ветераннары, беренче, икенче төркем инвалидлар, Әфган сугышында һәм Черно­быль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, көндезге бүлектә укучы сту­дентлар бар. Әлеге категория гражданнарга үзара салым түләүдә ташламалар карал­ган, аларга үзара салым 500 сум күләмендә билгеләнгән, – ди Мөслим авыл җирлеге баш­карма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.

Кайчандыр резин итектән йөргәнне күптән оныттык. Бүген Мөслимдә дә шәһәрчә шартлар – асфальт юллар, урамнар якты, светофорлар куела, ял итү урыннары бул­дырыла. “Кояшлы Ык” ял пар­кын күргән кешенең кабат­тан бирегә киләсе килә. Чит илләрдән кайтып Мөслимдә шәхси йорт сатып алучылар бар.

Быел, башка еллар­дан аермалы буларак, үзара салым түләү өчен уведомлениеләрне штрих-код белән тараттылар. Ак Барс һәм Саклык банкы аша онлайн түләү мөмкинлеге булгач, быел үзара салым җыюда уңайсызлыклар бул­мас кебек. Ләкин “түләмим” дип киреләнүчеләр дә бар. Үзең яшәгән җирлекнең кагыйдәләренә буйсын­мау гаделсезлек түгелме?! Җирлегебезне матурларга, тагын да төзекләндерергә омтылучыларның хезмәтен хөрмәт итеп, үз өлешебезне кертик әле.

– Район активы – оешма-предприятие хезмәткәрләре, шәхси йортларга йөреп, үзара салым түләү өчен уведомлениеләр таратты. Елга бер мәртәбә җыелучы үзара салымны үз вакытын­да тапшыру кирәк. Сред­стволарны 25 мартка кадәр җыеп бетерү шарт. Шул оч­ракта гына дәүләт әлеге сумманы дүрт тапкыр арт­тырып кайтара, – ди Рунар Сәхбетдинов. – Кайбер район­дашларыбыз активны капка­дан да кертми, теләсә нәрсә кычкыра башлый. Сабырлык күрсәтсәк иде. Актив акча­ны үз кесәсенә салмый,район өчен эшли.

Үзара салым түләү кәгазен алып та, аны вакытында түләмәүчеләргә требование җибәрелә. Мәсьәлә шуннан соң да уңай чишелеш тап­маса, эшне суд карый. Узган ел үзара салым түләмәгән – 230, быел 35 кеше судка би­релде. Суд карары чыгып та, карарга буйсынмаучыларга административ беркетмәләр төзелә. 2021 ел өчен үзара са­лым түләмәгән 135 кешегә ел башында административ беркетмәләр төзелгән. Ан­дыйлар, эш кузгатылып, ка­рар чыкканнан соң, бер мең сумнан тыш суд чыгымнарын да капларга тиеш була.

Лилия Шәймиева.

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев