Вакцинация дәвам итә
Балаларга ясалган экспресс-тестлар күп очракта уңай нәтиҗә бирә.
Район поликлиникасына балалар өчен “Гам Ковид Вак-М” маркалы 10 доза вакцина кайтуын хәбәр иткән идек. Беренче булып прививканы 2005нче елгы бала ясаткан. Аның хәле яхшы булуын хәбәр итә табиблар.
– Балаларга коронавируска каршы вакцина ясату – һәр әти-әнинең шәхси эше. Әлегә вакцинаны дүрт бала ясатты. Аларның икесе – 2005 елгы, калганнары 2004 һәм 2009 елгы балалар. Балалар өчен уйлап табылган вакцина – зурлар өчен билгеләнгән препаратның биш тапкыр ”җиңеләйтелгән” варианты. Бала организмында чиргә каршы антитәнчекләр барлыкка килсен өчен шул да җитә. Белгечләр прививка ясаткан үсмерләрдә иммунитетның зурларныкына караганда яхшырак дип ышандыра, – ди район поликлиникасының баш эпидемиологы ярдәмчесе Миләүшә Ильясова.
Балалар өчен кайткан препаратны 12-17 яшьлек үсмерләргә дә ясарга ярый. Тик прививка ясар алдыннан әти-әни язмача рөхсәт бирергә тиеш. Балага 15 яшь тулган булса, прививка ясауны ул үзе хәл итә ала. Балаларда да вакцинадан соң бераз хәл китү, тән температурасы күтәрелү күзәтелергә мөмкин, ди табиблар.
– Вакцина ясалганнан соң ике көн эчендә температура күтәрелергә, томау төшәргә, тән һәм буыннар сызларга мөмкин. Вакцина ясаган урынның кычыту ихтималы да бар. Температура 38 градустан югары күтәрелсә, парацетамол яисә нурофен эчәргә кирәк. Аллергия булганда табибка күренү мөһим. Прививкадан соң бала организмы вируска каршы көрәшеп көчсезләнә. Шуның өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен онытмаска, кеше күп йөри торган урыннарга бармаска кирәк. Башка төр вакциналар ясаткандагы кебек, бу очракта да әлеге урынга өч көн су тидермәү сорала, – ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Данияр Якупов.
Табиблар коронавирус хәзер өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә куркыныч дип чаң кага. Кайбер очракларда балалар чирне бик җиңел кичерә, авыр кичерүче балалар да бар икән.
– Хәзер коронавирусның “дүртенче дулкыны” килде дип әйтәләр. Бу “дулкын” күбрәк балаларны һәм яшьләрне сагалый. Ел башыннан балаларга 230 экспресс-тест ясалып, шуның 100е уңай нәтиҗә бирде. Чир үзе түгел, нәтиҗәсе аянычрак. Шикәр чиреннән, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче, гәүдә авырлыгы зур булган балаларга ковид аеруча куркыныч, – ди балалар консультациясе шәфкать туташы Миләүшә Касыймова.
Вакцинация ясар алдыннан балаларны педиатр карый: хәле белән кызыксына, тән температурасын, кан басымын үлчи. Бала аллергиядән интексә, аңа прививка ясалмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев