Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Уйна, гармун!" гармунчылар флешмобы Казанда уза

30 августта Казанда "Уйна, гармун!” чарасы уза. Ул Татарстан Республикасы көнен һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак.

Бәйрәмне ачу ТДАТ каршындагы мәйданда узачак. Кунаклар өчен киң күңел ачу программасы әзерләнгән. Татарстанның 43 районыннан килгән 100дән артык гармунчы үз иҗаты белән сөендерәчәк, алар арасында республиканың фольклор җыр һәм бию ансамбльләре дә бар.

Фестивальнең хедлайнерлары: Хәмдүнә Тимергалиева, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Ришат Төхвәтуллин, Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев һәм башкалар.

«Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» ДБУ директоры Алсу Мифтахова хәбәр иткәнчә, бәйрәмдә катнашу өчен Татарстанның 300 дән артык гармунчысы, шулай ук 200гә якын фольклор коллективы гариза биргән.

«Бу бәйрәм безнең республика өчен зур әһәмияткә ия, чөнки гармун – безнең традицион коралыбыз, ул бүген дә, бигрәк тә авыл районнарында популяр", - дип хәбәр итте Алсу Мифтахова.

Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр “Уйна, гармун” 1985 елда үткәрелгән иде, ул ел саен бөтен Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән гармунчылар җыя. Декларация кабул итү һәм Татарстан Республикасы көне билгеләнүгә бәйле рәвештә, фестиваль 30 августта үткәрелә башлады.

Чара ТР мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Таткультурессцентр»тарафыннан оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев