Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уйлый күңелем, ут йота

Соңгы сулышына кадәр ту­ган халкына хезмәт иткән сөекле кызларыбыз Сара Са­дыйковага һәм ханбикәбез Сөембикәгә әзер һәйкәлләребез быел – Туган телләр һәм халы­клар бердәмлеге елында лаеклы урыннарына “менеп бассыннар” иде. Бу – бер минем генә түгел, җәмәгатьчелек таләбе. Калган эшкә кар яварга да мөмкин. Тик аларны, берәр тыкрыкка урнаш­тырып, мыскыл итмәскә кирәк. Рухлары безгә рәнҗер!

(Ахыры. Башы 1, 8, 15, 22

декабрь саннарында).

Рәссамнарыбыз колагы­на да берничә сүз. Виктор Васнецовның “Три богаты­ря” картинасын караган рус кешесенең йөрәгендә горур­лык хисләре туадыр. Уйласаң, безнең дә бит Камыр батыр, Ти­мер батыр, Булат батыр, Чура ба­тырларыбыз бар. Шуларны бер сюжетка берләштерепме, яки башкачамы сурәтләргә иде. Уенын-чынын бергә кушып әйткәндә, менә сезгә Г.Тукай премиясен дәгъваларлык тема! Ә нигә? “Ияләр” циклы өчен рәссам Әхсән Фәтхетдинов мәртәбәле премиягә лаек бул­ды, халык рәссамы дигән мак­таулы исем алды!

Сәнгатьнең бер төре – һәйкәлләр турында да әйтмичә булмый. Карагыз, Уфада Салават Юлаевка нинди мәһабәт һәйкәл куйганнар! Ат өстендәге Салават горур башын күккә чөйгән. Ял­гыш сүз ычкындырсаң, кулын­дагы камчысы белән берне сып­тырыр сыман тора. Казаныбыз­да Муса Җәлилгә куелган һәйкәл дә уңышлы чыккан. Богаулан­ган Җәлил, чылбырларын өзеп, иреккә омтыла!

Соңгы сулышына кадәр ту­ган халкына хезмәт иткән сөекле кызларыбыз Сара Са­дыйковага һәм ханбикәбез Сөембикәгә әзер һәйкәлләребез быел – Туган телләр һәм халы­клар бердәмлеге елында лаеклы урыннарына “менеп бассыннар” иде. Бу – бер минем генә түгел, җәмәгатьчелек таләбе. Калган эшкә кар яварга да мөмкин. Тик аларны, берәр тыкрыкка урнаш­тырып, мыскыл итмәскә кирәк. Рухлары безгә рәнҗер!

Хак булса, Сөембикә ханбикәбезгә һәйкәлне Г.Камал театры каршындагы мәйданга кую турында сүз чыккан иде бу­гай. Бик хуп! Театрга килгән та­машачы кулына чәчәкләр тотып киләчәк. Шикләнмичә фараз­ларга мөмкин. Ханбикәбезнең һәйкәле ел әйләнәсендә чәчәкләргә күмелеп утырачак! Киләчәк буыннарга горурлык символы булып хезмәт итәчәк!

Газиз телебезне саклау­да язучыларыбызга активлык җитми. Фәрит белән Фәридәнең булыр-булмас мәхәббәте турын­да язып кына телне саклап бул­мый. Хиссез – менә дигән ши­гырьне укып кына да укучы ба­лаларда әдәбиятка мәхәббәт уята алмыйсың. Андый очра­шуларда укучы балалар, бер- берсенең аркасына ышыкла­нып, яисә ачыктан-ачык теле­фон төймәләренә төрткәләп утырачаклар. Аларны фәкать гыйбрәтле мисаллар китерә- китерә сөйләсәң генә яисә кы­зыклы һәм кызыксындыра торган темаларга сорау-җавап формасында аралашсаң гына тыңлатырга мөмкин.

Ә үткәнне сүгеп, күптән ва­фат булган хөрмәтле аксакал язучыларны тәнкыйтьләп, яисә каралтырга, пычратырга ты­рышып романнар язган каләм әһелләреннән:

– Киләчәк буынның синең үзеңне дә шулай эт итеп сүгүе ихтимал икәнен уйлаганың бар­мы? – дип сорыйсы килә. Ва­фат булганнарның юк-бар ким­челеген күпертеп яла яккан­чы, башыңны язу өстәленнән күтәреп як-ягыңа карарга кирәк. Бүгенге көндә татар ба­шына төшкән проблемалар бо­лай да хәттин ашкан.

Безнең татарда : “Мәрхүмнәрне яманлап сөйләмә, сөйләсәң, яхшы якла­рын гына сөйлә”, – дигәннәр. Аксакалларның алтын­га тиң сүзләрен онытмыйк. Мәрхүмнәрнең рухлары рәнҗемәсен!

– Менә мин фәлән том китап чыгардым! – дип, күкрәк сугу гына да аз. Киләчәктә алар­ны укучы булырмы? Бүгенге көндә туган телебезнең, милләтебезнең язмышы кыл өстендә тора. Язучыларыбыз­ны менә нәрсәләр борчырга тиеш! Сөекле шагыйребез Габ­дулла Тукай моннан бер гасыр­дан артык элек үк инде:

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,

Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,

Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,

Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен, – дип язып калдыр­ган. Сөекле шагыйребезнең шигъри юлларын васыять итеп кабул итәргә кирәк.

Тел турында еллар буе тел чарлыйбыз. Нәтиҗәсе генә ку­андырырлык түгел. Вәзгыять Крыловның (дөресе Эзопның, Крылов– тәрҗемәче генә!) “Фил белән Әнчек” мәсәлендәгечә кала бирә. Урам саен бишәр “Магнит”, җидешәр “Эссен”, яисә “Пятерочка”, чат саен “Бристоль”! Безнең халыкта “Эт гыйшыгы төшкән” дигән әйтем бар. Англиянең ул провин­циаль шәһәрчегенең исемен кибетләрнең, даруханәләрнең маңгайларына чәпәп куйган­нар. Тора-бара моргка да “Бри­столь” исемен бирмәгәйләре! Шәһәрләребездә топонимик комиссияләр бар югыйсә. Әллә хәзерге заманның әрсезлек белән әхлаксызлыктан яралган елгырлары аларны бар дип тә белми, әллә инде ул комиссия йогынты ясый алмагач, телсез калганмы? Аңламасың!

Берләшкән милләтләр оеш­масында мәдәни мирасны са­клау, беткән яисә югалып ба­ручы телләрне саклау белән шөгыльләнүче ЮНЕСКО бар. Җир шарындагы алты меңгә якын телләр арасында иң по­пуляр 14 тел рәтенә татар теле дә кергән! Без: “Төрки телле халыклар саны – 41”, – дибез. Ходаның хикмәте, шул 41 тел арасыннан казах, үзбәк, азәри теле дә түгел, хәтта күптән инде мөстәкыйль дәүләт булып яшәүче төрек теле дә түгел, безнең ана телебез турында бара сүз. Бу тота-каба гына хәл ителә торган мәсьәлә түгел, ни­чек шулай килеп чыкты икән, дип кызыксынган идем, эзләнә торгач, таптым бит! ЮНЕСКО положениеләрендә акка кара белән “... среди тюркоязыч­ных народов самым коммуни­кабельным является татарский язык” дип язганнар! Горурлан­маслыкмыни?! Моның чын­нан да шулай икәненә инану өчен үзбәк һәм төрек телләре белән чагыштырып карыйк. Без – татарлар: “Хәзер була”, – дибез. Үзбәкләр: “ Хазер бу­лады”, – ди. Бер иҗекне артык әйтә. Төркия делегациясенең Татарстанга сәфәре турында төрекләр “Татарстан зияраты” дип язалар. Җөмләдәге Татар­стан сүзендә юнәлеш килештә әйтелергә тиеш “га” иҗеге төшеп кала. Чагыштырып ка­расак, иҗекләр кемдәдер ар­тык, кемдәдер җитмәгәнен күрәбез. Яз көне без: “Агач­лар яшеллеккә төренде”, – дибез. Үзбәкләр: “дәрәхләр күгәрепте”, – диләр. Яшел яф­ракта күкрәп утырган агач­ка “күгәрү” сүзе ятышмый да ятышмый ич инде. Нәтиҗәдә төрки телләр арасында иң мөкәмәлесе безнең ана теле­без икәненә сөенеп куясың.

Дөньякүләм иң популяр телләр арасына кергән туган телебезне югалтырга хакыбыз бармы?

Укучы балаларыбызга та­тар теле, фән буларак укытыла торган “предмет” кына түгел, ә яраткан әниеңнең теле икәнен, иркәләп сөюче, тәмле-тәмле күчтәнәчләр белән сыйлаучы әбекәйләребезнең теле икәнен аңлату – барыбызның да уртак бурычы!

Без, моннан утыз еллар элек булса кирәк, Муса Җәлилнең көрәштәше Рушад ага Хисамет­диновны “Җидегән чишмә”гә кунакка чакырган идек. Телләр мәсьәләсендәге сорауга ул сөргендә күргән гыйбрәтле хәлне сөйләде. Колымадагы лагерьда җинаятьче бандит­лар да, чеченнар, ингушлар ке­бек “халык дошманнары”да, сугышта әсирлеккә эләккән “хыянәтчеләр”дә утырган. Тот­кыннар, сөрген шартларында исән калу өчен, төркемнәргә оешып көн күргәннәр. Руслар – үзләре бер төркем, кавказ ха­лыклары – аерым бер төркем. Авырсаң, дәваларга медицина хезмәткәре юк. Ярый әле, Ру­шад ага сугышка кадәр ветери­нар техникум тәмамлаган, ла­герьда аны баш фельдшер итеп куйганнар. Мөмкинлектән файдаланып, ул татарларны үз канаты астына сыендырган. Руслар төркеменә эләккән та­тар егетеннән кызык өченме, ничектер:

– Ну-ка скажи, мама как будет по-татарски? – дип со­раганнар. Ә ул аңа, телен белмәгәненә ирәеп:

– А я не знаю, – дип авыз ера икән.

Егетнең кыланышы рус кешеләренә дә ошамаган.

– Ах, ты, такой-сякой,.. предатель! Ты даже родную маму не знаешь сказать по- своему?! Ты и нас в любой мо­мент можешь предать! – дип, типкәләп, бүлмәләреннән куып чыгарганнар. Ә урамда 45 градус суык! Егетебез: “Мин – мөселман”, дип кавказлы­лар янына да барып караган. Мөселманлыкның “м”сын да белмәгәч, алар да куып чыгар­ганнар. Менә шулай, ана телен белмәгәннәрне хәтта башкисәр бандитлар да яратмый икән бит!

Ялгышмасам, ислам динендә гафу ителми торган өч гөнаһ бар: раббыбыз Аллаһка ширек кылу, ягъни тел тидерү, ата-анаңны рәнҗетү, әманәткә хыянәт.

Ана телебез – безгә бу­ыннан-буынга күчеп килгән әманәт! Бер көнлек байлык­ка кызыгып, әманәткә хыянәт итеп, җуелмас гөнаһ алмыйк! Президентыбыз 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Файдаланып калыйк!

“Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән кермәс” д и г ә н б о р ы н г ы л а р . Сабыйларыбызның теле “әттә”, “әннә” дигән татлы сүз белән ачылсын. Һәр йортка туган телебездә нәшер ителгән га­зета-журналлар килеп торсын. Фикердәш һәм бер-беребезгә теләктәш булып эшлисе эшләребез – муеннан!

Сөекле шагыйребез, яшьләргә мөрәҗәгать итеп:

“Әйдә, халыкка хезмәткә,

Хезмәт эчендә йөзмәккә”, – дигән. Шагыйрьнең пәйгамбәр хәдисләренә тиң сүзләре яшьләргә дә, өлкәннәргә дә – барыбызга да кагыла!

Фатхулла Абдуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев