Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уяу булыгыз

Мошенниклар корбаны булмас өчен берничә кагыйдәдән тайпылмагыз.

– шәхси мәгълүматларыгызга һәм документларыгызга сак карагыз. Паспортыгызны беркайчан да чит кешеләргә бирмәгез; банк картасы мәгълүматларын – пин-код, СVV (карта артындагы өч урынлы код) берәүгә дә әйтмәгез; 
– картагызны блоклау яисә акчагызны исәптән чыгару турында СМС-хәбәр алсагыз, СМСтагы номер буенча беркайчан да шалтыратмагыз! Барлык операцияләр турында үзегезнең банк картасындагы номер буенча шалтыратып яисә банкка барып белешә аласыз; балансыгызны банкомат яисә онлайн-банк аша белергә мөмкин; 
– анкета тутырырга сорасалар, эчтәлеген игътибар белән укыгыз. Бу хакта өлкән яисә кече туганнарыгызны да кисәтегез; 
– азык-төлек, көнкүреш техникасы сатучылар белән дә сак булыгыз. Алар товар бәясен уннарча тапкыр арттырырга мөмкин. Бушлай косметология хезмәтләренә дә (массаж, “пилинг” һ. б.) сак карагыз. Мондый товарлар өчен зур суммага кредит рәсмиләштерергә тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Гадәттә, документлары аңлашылмый һәм вак хәрефләр белән язылган була. Сатучылар килешүгә кул куюны тизләтү яклы. Мондый документларны җентекләп укыгыз, мәгънәсен аңлагыз, якыннарыгыз белән киңәшегез. 
Исегездә тотыгыз: сатып алучы килешү төзүдә ирекле, килешү төзергә мәҗбүр итү гамәлгә сыймый. 
Елизавета Низамова, 
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе 
Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 
2 разрядлы өлкән белгече.

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев