Урман җәнлекләре – исәптә
Исәп алу кыргый хайваннарның санын ачыклау өчен кирәк.
Әңгәмәдәшебез – Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы буенча бүлек җитәкчесе Владимир Муринов.
– Владимир Дмитриевич, хайваннарның кышкы исәбен алу ничек оештырыла?
– Кыргый хайваннарның кышкы исәбен алу аеруча мөһим чараларның берсе булып тора. Ул 15 гыйнварда башланды һәм 10 мартта төгәлләнә. Мондый исәп алу хайваннарның саннарын ачыклау өчен кирәк. Нәтиҗәләргә карап, алдагы ау сезонын ачу яки ачмау, ачкан очракта кыргый хайваннарның күпмесен ауларга рөхсәт итү мәсьәләсе ачыклана. Исәпне үткәрүдә нигездә аучылык хуҗалыклары белгечләре, егерьлар катнаша. Алар махсус маршрутлар буйлап үтәләр һәм җәнлекләрнең эзләрен саныйлар. Безнең районда дүрт ау хуҗалыгы бар. Алар буенча 37 маршрут билгеләнде. Шулай ук биотехник чаралар да эшлибез. Кар күп булгач, җәнлекләргә ризык табуы авыр. аларны ашатуны да онытмыйбыз.
– Нинди җәнлекләр һәм нинди кошлар исәпләнәчәк?
– Безнең район буенча поши, кабан, селәүсен, бүре, төлке, сусар, көзән, тиен, ак куян, үр куяны исәпләнәчәк, кошлардан – боҗыр, көртлек, суер, соры көртлек.
– Бездә Кызыл китапка кергән нинди җәнлекләр һәм кошларны очратырга була?
– Соңгы елларда урманнарда яши торган ак куян Кызыл китапка кертелде. Аккошлар, торналар шулай ук Кызыл китапка кертелгән. Алар закон тарафыннан саклана, әлеге китапка кертелгән җәнлек һәм кошларны аулау тыела, моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
– Владимир Дмитриевич, кышкы ау сезоны кайчан башланды?
– Кышкы ау сезоны 2021 нче елның 1 сентябрендә башланды һәм ул 2022 нче елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Аучылыкның үз кагыйдәләре, кануннары бар. ТР Президенты боерыгы белән республика территориясендә ау ресурслары лимиты август аенда билгеләнә. Шуннан чыгып аучыларга квота бирелә. Аулау рөхсәт ителми торган җәнлекләр исемлегенә Татарстанның Кызыл китабына кертелгән ак куян (заяц-беляк), аю керде.
– Аучы тоткан җәнлеген шунда ук рөхсәт кәгазенә теркәп куя аламы?
– Юк! Җәнлек түшкәсе ау урыныннан алып киткәч яисә урында эшкәрткәч кенә теркәлергә тиеш! Бу кагыйдәне бозган аучыларга зур суммада штраф яный. Чөнки бу браконьерлык булып санала һәм моның өчен закон алдында җавап тотасы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев