Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урамнар төзекләнә

Район үзәгендәге Кооператив урамында узган ел башланып киткән ремонт эшләре быел Бакча, Банк, Вахитов, Татарстан, Гагарин урамнарында дәвам итте. Кооператив урамының “күпер башы” дип йөртелүче өлешендә дә күләмле реконструкция эшләре алып барылды. Урамнарны төзекләндерүдә районның бюджет оешмалары хезмәткәрләре дә катнашты.

Кооператив урамының икенче өлешендә ремонт эшләре 15 майда старт алган иде. Юлга асфальтны Яр Чаллы шәһәренең “Автострой” төзелеш оешмасы юлчылар җәйде. “Мост” җәмгыяте эшчеләре урамга тротуар түшәде, бордюрлар урнаштырды. Шул ук вакытта мостлылар яшел зона һәм өстәмә яктырткычлар кую урыннарын да эшләде. – Кооператив урамындагы барлык эшләр дә республикада гамәлдә булган төрле программалар нигезендә башкарылды. “Юлларны норматив хәлгә китерү” программасы буенча 2777,3 кв. м. мәйданда асфальт түшәлде, 218 данә яктырткыч куелды. Муниципаль юл фонды финанс ярдәме белән 2 километрдан артык озынлыкта тротуар ясалды, 4,5 километрдан артык озынлыкта бордюрлар урнаштырылды, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Әхмәтов. “Мост” җәмгыяте эшчеләре Бакча, Банк, Вахитов, Татарстан, Пушкин урамнарын төзекләндерүдә дә колачлы эшләр башкарды.– Төнлә хәрәкәт иткәндә күрүчәнлекне яхшырту максатында Вахитов, Бакча, Гагарин урамнарында 100 дән артык өстәмә яктырткыч куелды. Шулай ук Яңарыш микрорайонында Тургай, Тынычлык, Булат Вәлиев урамнарында да яктырткыч лампалар урнаштырылды. Бакча, Вахитов, Татарстан, Гагарин һәм Банк урамнарында яшел зоналар бордюрлар белән әйләндереп алынды, әлеге зоналарга туфрак ташып, тарату эшләре төгәлләнде. Бу эштә катнашкан барлык оешма-предприятие хезмәткәрләренә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Яшел зоналарга үлән чәчеләчәк һәм өстәмә агач-куаклар утыртылачак, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов. Мөслим урамнарында светофорлар да арта бара. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын саклау максатында һәрвакыт диярлек машиналар ташкыны белән тулып торган Вахитов һәм Гагарин урамнары киселешендә тагын бер светофор куелды. Бу җәйдә ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча да күләмле эш алып барылды. Ремонт эшләре өчен муниципаль юл фонды тарафыннан бүлеп бирелгән акчалар юнәлтелде. Шундый төзекләндерү эшләре төгәлләнгән Кооператив урамының коры сөт заводы башында урнашкан ишегалды тантаналы шартларда ачылды. Мондый яңарту эшләре алдагы елларда да дәвам итәчәк. Чөнки 2020 елдан республикада “Безнең ишегалды” программасы эшли башлаячак. Әлеге программа кысаларында алдагы өч елда барлык күпфатирлы йортлар ишегаллары яңартылачак. Беренче чиратта 2014 елга кадәр ясалган һәм бер тапкыр да ремонт күрмәгән ишегалларын төзекләндерү күздә тотыла. Димәк, алдагы еллар да төзекләндерү эшләренә бай булачак.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.

Вадим Миннебаев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев