Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урам бәйрәме үтте

17 июнь көнне кичке сәгатьләрдә Шуганка авылының Яшьләр урамында Урам бәйрәме уздырганнар.

"Быел Бәдретдинов Рамазан Фатих улы - 85, Шәйхрамова Дүбәрҗәт Вагыйз кызы, Дәүләтова Гөләндәм Гатаулла кызы, Блохин Николай Николаевич, Блохина Галина Дмитриевна - 70, Зиннәтуллина Зифа Мирфайз кызы, Вәлишин Ривал Гыймазетдин улы, Әхмәтова Гөлүзә Сәгыйть кызы - 65, Солтанов Илсур Галимҗан улы, Әюпов Илдус Ягъфәр улы - 60, Шәрифуллина Альбина Зәкәрия кызы, Бәдретдинов Роберт Рамазан улы - 55 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. 

 

Яшьләр урамы активистлары - Тәбрия Фәхразый кызы, Ришат һәм Луиза Шәгалиевлар, Рәйхан һәм Чулпан Салаховлар, Илсур һәм Суфия Солтановлар, Мөнәвир һәм Римма Камаевлар, Мисхәт һәм Альбина Шәрифуллиннар, Гөлгенә Камил кызы, Гөлзирә Раиф кызы авылда үткәрелүче чараларның үзәгендә кайнап торалар. 

 

Авылда җыр-бию, юбилярларны, авыл тормышында актив катнашучыларны тәбрикләүләрдән соң, күршеләр, туганнар белән бергә җыелып самавырдан чәй эчү бик матур гадәткә кереп китте. 

Авыл җирлегендә үткән һәр шушындый чара авылның тарихын, милләтебезнең, әби- бабаларыбызның гореф-гадәтләрен яшәтә, яшәртә. Үз милләтебезне саклап, яшь буынга алып барып житкерү - безнең бурычыбыз!“ - дип хәбәр итәләр шуганкалылар.

 Роза Байбатырова, Гөлзирә Дәүләтова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев