Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучы булсаң иде!..ФОТОРЕПОРТАЖ

24 августта район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм район башлыгы Рамил Муллин катнашты.

Киңәшмә, гадәттәгечә, лаеклы ялга китүчеләрне хөрмәтләүдән башланды. 11 мәгариф хезмәткәре озак еллар хезмәт куйган мәктәбе белән саубуллаша. 
– Без – 80нче елларда эшкә кайткан буын, – ди гомере буе район мәгариф идарәсендә хезмәт куйган Ләйлә Харисова. – Биш коллективта эшләдем. Миңа яхшы җитәкчеләр, теләктәш хезмәттәшләр белән эшләү насыйп булды. Зур сәхнәдән лаеклы ялга китү – зур сөенеч! Яшь укытучыларга да бу көнгә килеп җитәргә язсын! 
Өлкәннәргә алмашка 6 яшь белгеч кайткан. Аларның икесе – Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенә, калганнары лицей белән Тат.Бүләр мәктәбенә һәм Мөслимдәге “Күбәләк”, “Миләшкәй” балалар бакчаларына эшкә билгеләнгән. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов яшьләргә сайлаган һөнәрләренең дәрәҗәсен белеп, күтәренке кәеф белән эшләргә киңәш итте. 
Киңәшмә “Традицион мәгариф үсешенең яңа мөмкинлекләре һәм перспективалары” исеме астында үтте. Рафаэль Демидов район мәгарифенең 2019-2020 уку елындагы эшчәнлеген анализлады. 
Районда биш база балалар бакчасы һәм алты база мәктәбеннән торган мәгариф учреждениеләре челтәре булдырылган. 20 гомуми белем бирү мәктәбе эшли. 409 бала 12 авылдан (21 маршрут) йөреп укый. Түбән Табын интернат-мәктәбендә сәламәтлекләре чикле 80 бала белем һәм тәрбия ала. Мәгариф учреждениеләрендә 515 мәгариф хезмәткәре эшли. Милли телдә белем бирү 65 процентны тәшкил итә. 
Рафис Борһанов татар телен саклауда мәгариф системасының өлеше зур булуын билгеләп үтте. Соңгы биш елда районда милли уку йортларының унбергә кимүен искәртте. Мөслим мәктәпләренең заманча җиһазланышын югары бәяләгән министр: 
– Бер җиһаз да укытучыны алыштыра алмый. Җиһазлар укытучыга ярдәм итәргә тиеш. Балаларны сездән дә яхшырак белгән кеше юк! – дип, мәгариф хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде. 
Район башлыгы да шушы фикерне куәтләде: 
– Районның нигезен мәгариф системасы тәшкил итә. Кулга-кул тотынышып эшләсәк, нәтиҗәсе дә яхшы булыр! 
Киңәшмә соңында бертөркем мәгариф хезмәткәрләре Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы министрлыкларының һәм район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Римма Афзалова.

Динар Минһаҗев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев