Укулар узды
Укулар сәләтле балаларны ачыклау, аларның интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерү максатыннан оештырылды.
25 март көнне Казан шәһәренең 81 нче мәктәбендә Каюм Насыйри исемендәге XX Төбәкара яшүсмерләр фәнни-эзләнү укулары үткәрелде. Укулар сәләтле балаларны ачыклау, аларның интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерү максатыннан оештырылды. 6 республика, Россия Федерациясенең 5 төбәге һәм 18 районнан барысы 400 дән артык эш җибәрелгән. Йомгаклау тантанасы "Созвездие - Йолдызлык" арт-резиденциясендә үтте. Финал укуларында районыбыздан 7 укучы катнашып, лаеклы чыгыш ясадылар.
Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Динар Ильясов (җитәкчесе - Рушания Дәүләтова) 2 урынны яулады.
Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән Ландыш Сабирова (җитәкчесе - Гөлчәчәк Даутова), Мөслим гимназиясе укучылары Алия Солтанова (җитәкчесе - Зилә Афзалова), Камилә Мингазова (җитәкчесе - Эльмира Тимергалиева) 3 урынга лаек булды.
Эльвина Хафизова (Мөслим гимназиясе, җитәкчесе - Гөлшат Мирзамуратова), Диләрә Мингазова (Тойгелде төп мәктәбе, җитәкчесе - Рушания Дәүләтова), Рәзил Нуруллинга (Мөслим лицее, җитәкчесе - Эльвера Ситдикова) дипломнар бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев