Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Әйдә, халык хезмәткә!

Төрле чаралар оештырып, халыкның бәйрәмен, ялын, буш вакытларын бик матур үткәрсәләр дә, мәдәният хезмәткәрләренең күңелен кем күрә икән? Көн кичкә авышып, эш һәм дөнья мәшәкатьләреннән талчыккан халык телевизор каршына урнашкан бермәлдә эшкә чыгып китүе, үз дөньясында гына кайнарга өйрәнеп килгән кешене мәдәнияткә, сәнгатькә тартуы җиңелме бүген?

Бу сорауларга җавап табу, җирлекнең мәдәният тарихын барлау, ветеран хезмәткәрләрне бүген клуб-китапханәләрдә эшләүчеләр белән очраштыру, тәҗрибә алмашу, аралашу ихтыяҗы туу сәбәпле, Шуганка клубына кунаклар җыйдык. Өстәвенә мәдәният хезмәткәрләре көне дә иде. Районда кабул ителгән Рухи-әхлакый үсеш программасы кысаларында эшләнгән “Әйдә, халыкка хезмәткә” исемле кичә беркемне дә битараф калдырмады. Кунакларыбыз Илдар Гадиев һәм Фәтхия Хәбибуллина Шуганкада типовой мәдәният йорты салу, аңа урындыклар һәм башка җиһазлар кайтару белән бәйле истәлекләрен яңарттылар. Алар сөйлә-веннән 1980-90 еллардагы мәдәният хезмәт-кәрләренең эшчәнлеген күз алдына китерергә була иде. Тәбрия Сәетгалиева, Резеда Юнысова, Зифа Зиннәтуллина, Илүсә Исламова төрле елларда булган кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларны искә төшерделәр. 
Быел – Россиядә театр елы. Шул уңайдан клуб директоры Тәбрия Сәетгалиева үзешчәннәр белән скетчлар, халкыбыз йолаларына нигезләнгән күренешләр әзерләгән иде. Китапханәче Гөлзирә Дәүләтова халык язучысы Фоат Садриев иҗатында киң урын бирелгән рухи һәм әхлакый тәрбия темасына тукталды. “Каенкай” балалар бакчасы, Шуганка башлангыч мәктәбенең нәни артистлары да берничә елдан сәхнә хуҗасы булачакларын күрсәттеләр. Мәдәният ветераннары, җирлекнең бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмаган, һәр чараның үзәгендә кайнаган үзешчәннәр матур чыгышлары белән кичәне тагын да бизәделәр. Чара мул табын артында, хатирәләр уртаклашып, җылы әңгәмә белән дәвам итте. 
Илүсә Исламова, 
Баланлы авыл җирлеге башлыгы. 
Фото – авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев