Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз иҗаты. Балан нигә кызыл?

Урман уртасындагы аланда зур шомырт агачы һәм кечкенә балан куагы үскән. Аларның икесенең дә җимешләре яшел төстә икән. Алар, бер-берсенә ярдәм итеп, бик дус яшәгәннәр. Көннәрдән-беркөнне алар янына бер кыз килгән. Бик кызу көн булганга, ул шомырт агачы күләгесенә ятып ял иткән. Ә балан куагы бик көнләшкән.

Җил белән кояшка шомырт агачының җимешләрен каралтырга кушкан. Кешеләр килсә дә, шомыртның кара жимешләрен күреп, минем янга килерләр дип уйлаган. Ләкин шомыртның чем кара җимешләре шундый тәмле булган. Кешеләр җәй җитүгә, шомырт җимешләрен күпләп җыеп китә торган булганнар. Ә баланның яшел җимешләренә якын да килмәгәннәр.
Балан куагы бик үкенгән. Шомырт агачыннан гафу үтенгән. Баланның җимешләре оялудан кып-кызыл булганнар. Көз җиткәч, кып-кызыл җимешләрне күреп, кешеләр балан җимешен дә җыеп алганнар. Шулай итеп, балан куагы да файдалы җимешләре белән кешеләрне сөендергән.

Алсу Гыйздәтуллина,
Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы.

Фото - Pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев