Укучыларның көзге каникулы 30 октябрь-5 ноябрь көннәрендә булачак
6 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителү сәбәпле, балалар укырга 7 ноябрьдә генә керешәчәк, дип яза «Татар-информ». 30 октябрь көнне мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Балалар бер атна дәвамында - 5 ноябрьгә кадәр ял итә алачак. 6 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителү сәбәпле, аларның яллары бер көнгә озайтыла. Нәтиҗәдә,...
6 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителү сәбәпле, балалар укырга 7 ноябрьдә генә керешәчәк, дип яза «Татар-информ».
30 октябрь көнне мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Балалар бер атна дәвамында - 5 ноябрьгә кадәр ял итә алачак. 6 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителү сәбәпле, аларның яллары бер көнгә озайтыла. Нәтиҗәдә, балалар укырга 7 ноябрьдән генә керешәчәк, дип хәбәр итте "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы тарафыннан оештырылган матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.
"28 октябрь - соңгы уку көне - шимбә. Шуңа да каникул 30 октябрьдән генә башлануына карамастан, балалар инде шимбәдән үк, чирек билгеләре чыгарылгач та, үз ялын планлаштыра ала", - ди Лариса Сулима.
Каникул көннәренә күп санлы мәдәни, танып белү, туристлык, спорт чаралары билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев