Укучы укытучыдан күбрәк белергә тиеш
Мөслим районы укучылары бу уку елында республика фән олимпиадаларында 32 призлы урын яулады, шуларның 20се – лицей укучыларыныкы.
Лицейда “Уңышка юл” исемле тәрбия сәгате үтте. Чарада республика фән олимпиадаларында призлы урыннар яулаган укучылар һәм аларны әзерләгән укытучылар катнашты. Зур уңышларга ирешкән укучылар сәхнәгә күтәрелде. Алар сыйныфташлары, лицейдашлары, укытучылары алдында уңышка ирешү серләре белән бүлеште.
Айсылу Хәсәнова – физика, Гөлия Ханова, Алина Әминова, Айнур Шәймәрданов – химия фәне буенча призлы урын алучылар. Айнур химиядән бөтенроссия олимпиадасының республика этабы призеры да. Алина, геология буенча бәйгедә үзен танытып, лицей тарихына да геологиядән беренче призер буларак кереп калачак. Камилә Габдрахманова химиядән бөтенроссия олимпиадасының республика этабы һәм рус теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы призеры булып, капма-каршы кебек тоелган өлкәләрдә дә уңышка ирешеп булуын исбатлаган. Айсылу физика белән егетләр генә кызыксына дигән фикерне тамырдан үзгәрткән.
Татар теле һәм әдәбиятыннан рус телендә сөйләшүче, рус мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасындагы республика бәйгеләрендә Резеда Миңнебаева, Эдита Барсегян, Светлана Мкртчян, Камилә Хантимерова, Мәдинә Морзаханова, Зилә Әһлиева, Аделина Бикмурзина Мөслим данын югары тоткан.
Укучыларның кайберләре алдагы елларда җиңүче исеменә дә лаек булган. Алар иптәшләренә ирешкәннәрдә туктап калмаска, тырышып укырга, өстәмә шөгыльләнергә кирәклеге хакында әйттеләр. Зилә моңа кадәр дә ике ел рәттән республикада татар теленнән призер булган. Шул ук вакытта “Мизгел” бию ансамблендә дә актив шөгыльләнә, төрле бәйгеләрдә катнаша. Эдита Барсегян белән Света Мкртчян үзләре яшәгән җирлекнең телен яхшы белүләрен исбатлаган. “Татарстанда яшәгәч, без татар телен һәм мәдәниятен белергә тиеш”, – ди кызлар.
Физкультурадан призлы урыннар яулаган Лилия Якубова, Айсылу Гарифуллина, Ранис Абдуллин, Алия Хәйруллина – шулай ук лицейның горурлыгы. Алар спортта да җиңүләрнең җиңел генә бирелмәвен, моның өчен җиде кат тир чыгару кирәклеген әйттеләр.
Әлбәттә, укучының җиңүе ул – укытучының да уңышы, ике якның да тырыш хезмәте нәтиҗәсе. “Әти-әниләребез дә һәрчак ярдәмгә әзер”, – диләр балалар. Укучыларны шундый югары дәрәҗәләргә күтәрерлек итеп әзерләгән мөгәллимнәр олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм барлык укучыларга алтынга тиң киңәшләрен бирделәр. Һичшиксез, тырышлык белән үстерелгән сәләт уңышка китерә.
Мөнирә Арсланова.
Динар Минһаҗев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев