Уңайлыклар – халык өчен
Бу көннәрдә Мөслимдәге Кооператив һәм Авзалов урамнарындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында зур ремонт эшләре бара. Куәтле техниканың иртәнге йокыны бүлеп эшләвенә халык башта ризасызлык белдерсә дә, күзгә күренеп барлыкка килүче төзеклеккә һәм матурлыкка сөенеп бетә алмый.
– Биредә яшәүчеләр белән башта аңлаша алмадык. Подъезд ишек төбенә үк куйган машиналарын алып куймыйча, кадерле вакытны әрәмгә үткәрергә туры килде. Иске асфальтны кубарып алу өчен техниканың ишегалдында иркенләп эшләве сорала. Кайбер машина хуҗаларын эзләп, өйләренә кадәр үк керергә туры килде. Авзалов, Кооператив урамнарындагы йортлар ишегаллары өр-яңадан ясала. Парковкалары да бик уңайлы булачак, башкасы да, – диде төзелеш эшләрен алып баручы Яр Чаллы шәһәренең “Автострой” оешмасы прорабы Юрий Бухаров.
Ремонт-төзелеш эшләре вакытында беренче чиратта юлларның торышы игътибарга алына. Асфальт начар түшәлгән урыннар кабат эшләнде. Һәр ишегалдына тротуарлар ясала. “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында Мөслимдәге берничә күпфатирлы йорт ишегалдында да шундый ремонт эшләре башкарылыр дип көтелә. Ләкин иң зур эшләр Авзалов урамындагы 1б, Кооператив урамындагы 168, 170б йортларының ишегалларында каралган.
Биредә өч йортка бер зур парковка ясалачак. Бүген Авзалов урамындагы 1б йорты һәм Кооператив урамындагы 168 йорт араларындагы хәзерге парковканы зурайту эшенә керештеләр. Авзалов урамындагы 1б йортының ишегалдына керү юлына бордюрлар куелды. Балалар өчен уен мәйданчыгы һәр йортка аерым булачак. Кооператив урамындагы 170б йортына якынрак урнаштырылганы Авзалов урамы 1б йорты янына күчереләчәк. Кооператив урамындагы йорт янына өр-яңа балалар мәйданчыгы куелачак. Биредә уен модульләре дә үзгә булачак.
– Әлеге ишегалларында халык өчен уңайлык тудыру максатында башкарылган эшләр инде ахырына якынлаша. Парковкалар 92 машина сыйдырышлы булачак. Әлеге өч йортта барлыгы 98 фатир исәпләнә. Урын җитмәү буенча проблема булмас дип уйлыйм. Яшел зона, брусчаткалардан түшәлгән тротуарлар, Мөслимнең үзенә генә хас стильдәге “Г” формасындагы яктырткычлар – һәркайсы проект барышында уйланылган, – ди район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге баш белгече Илнар Сәйфиев.
Ишегалларында халыкка кер элү урыннары, декоратив эскәмияләр, кече архитектура формалары, чүп савытлары да куелачак.
Күпфатирлы йортлар ишегалдында булачак үзгәрешләр проекты интернет челтәрендә дә урын алды. Анда халык фикере һәм тәкъдимнәре дә исәпкә алынган. Электрон вариантын Мөслимнең рәсми сайтына кереп карарга була.
“Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында гамәлгә ашырылучы ремонт эшләре республика бюджетыннан финанслана. Әлеге программа кысаларында киләчәктә Мөслимдәге Авзалов, Кооператив, Красноармейская, Гагарин, Тукай, Колхоз, Вахитов, Банк урамнарындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында да ремонт, төзекләндерү-яңарту эшләре булачак.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев