Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Тынлык минуты» узды

Быел Хәтер һәм кайгы көнендә «Тынлык минуты» 12 сәгать 15 минутта булды.

Тәүлекнең әлеге вакыты очраклы гына сайланмаган. 1941нче елның 22 июнендә Мәскәү вакыты белән нәкъ менә 12 сәгать 15 минутта Советлар Союзы гражданнарына фашистлар Германиясенең илебезгә басып керүе турында хәбәр ителә. «Тынлык минуты» – сугыш кырларында батырларча һәлак булган һәр солдатны искә алу, күпмилләтле халкыбызның ул елларда күрсәткән гаҗәеп каһарманлыгына, батырлыгына баш ию, алар яулап алган Җиңүнең безгә ни дәрәҗәдә кадерле икәнен онытмавыбыз турында сөйли.

Кыска гына вакытка көндәлек эшчәнлек тулысынча туктап торды. Кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш корбаннарын искә алып, бик аз гына вакытка бөтен ил тынып калды. Һәркем иң дәһшәтле бу сугышта катнашкан туганнарын, якыннарын искә алып, башларын игәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев