Яңалыклар

Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң һаваның пычрануы ачыкланмаган

Бу хакта шәһәр Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә

Түбән Кама шәһәрендә пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң һаваның пычрануы ачыкланмаган. Бу хакта шәһәр Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мониторинг шәһәр территориясендәге автоматлаштырылган постларда, Төзүчеләр бистәсендә, Прости авылында, шулай ук Келәтле авылы янында үткәрелгән. Шулай ук Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) территориаль бүлеге, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының күчмә лабораториясе дә мәгълүматлар җыйган.

Һаваның сыйфатына мониторинг көчәйтелгән режимда алып барыла.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев