Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Цифрлы телевидениягә күчәбез

Бүген аналог эфир тапшыруларыннан цифрлы телевидениегә күчү бара. Татарстанда аналог эфир тапшырулары 2019 нчы елның 3 июнендә туктатылачак. 

“Аналог телевидение” дигәндә, телевизион тапшыруларны өйдәге яки урамдагы антенна ярдәмендә карау күздә тотыла. Аналог телетапшырулар каравыгызны телевизорларда һәр каналның логотибы янәшәсендә куелган “А” хәрефе күрсәтә. Аналогтан цифрлы тапшыруларга күчүне җиңеләйтү өчен республикада цифрлы телетапшырулар челтәре булдырылды. Әлеге челтәр 20 гомумроссия телеканалын бушлай кабул итү мөмкинлеген бирәчәк. Тик цифрлы 20 канал арасында “Татарстан-Яңа гасыр” каналы юк. “Борчылырга кирәкми, – ди белгечләр. – “ТНВ” каналын аналогтан карап булачак. “ТНВ” – аналогта калачак бердәнбер канал.” 
Телевизор “DVB-Т2” цифрлы стандартында булса, тапшыруларны цифрлы форматта карау өчен аны көйләргә генә кирәк булачак. Юк икән – “DVB-Т2” цифрлы приставкасын алырга туры киләчәк. Телевизорга “DVB-Т2” цифрлы стандарты көйләнүен аның паспортыннан яки маркасы һәм характеристикасы буенча интернет аша белергә була. Өстәмә мәгълүматны www.смотрицифру.рф сайтыннан ала аласыз. 
Эшне җиңеләйтү өчен цифрлы телевидениене тоташтыру һәм көйләү буенча волонтерлар әзерләнде. Мөслимдә бу атнада волонтерларны өйрәтү буенча уку оештырылды. Уку барышында егет-кызлар цифрлы телевидениене көйләү буенча күнекмәләр дә алды. 
Игътибар! Аналогтан цифрлы телевидениегә күчү буенча үзгәрешләр “Таттелеком”, “МТС”, спутник тәлинкәләре һәм цифрлы телевидение приставкалары булган кешеләргә кагылмый. 

Римма Афзалова. 
Автор фотосы.

Российская телевизионная и радиовещательная..rtrs.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев