Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Цифрлы телевидениегә күчәбез

“Аналог телевидение” дигәндә телевизион тапшыруларны өйдәге яки урамдагы антенна ярдәмендә карау күздә тотыла.

Аналог телетапшырулар каравыгызны телевизорларда һәр каналның логотибы янәшәсендә куелган “А” хәрефе күрсәтә. Аналогтан цифрлы тапшыруларга күчүне җиңеләйтү өчен республикада цифрлы телетапшырулар челтәре булдырылды. Әлеге челтәр 20 гомумроссия телеканалын бушлай кабул итү мөмкинлеген бирәчәк. Телевизор DVB-Т2 цифрлы стандартында булса, тапшыруларны цифрлы форматта карау өчен аны көйләргә генә кирәк булачак. Юк икән – DVB –Т2 цифрлы приставкасын алырга туры киләчәк. Телевизорга DVB-Т2 цифрлы стандарты көйләнүен аның паспортыннан яки маркасы һәм характеристикасы буенча интернет аша белергә була.

Эшне җиңеләйтү өчен цифрлы телевидениене тоташтыру һәм көйләү буенча волонтерлар әзерләнде. Мөслимдә бүген волонтерларны өйрәтү буенча уку оештырылды. Уку барышында егет-кызлар цифрлы телевидениене көйләү буенча күнекмәләр дә алды.

Игътибар! Аналогтан цифрлы телевидениегә күчү буенча үзгәрешләр “Таттелеком”, “МТС”, спутник тәлинкәләре һәм цифрлы телевидение приставкалары булган кешеләргә кагылмый.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев