Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәрәзә чистартуның җиңел ысулы

Су, глицерин һәм кондиционер эремәсе сөрткәч, пыялада саклагыч катлам барлык­ка килә.

Ярты стакан җылы суга бер аш кашыгы гли­церин, кер юа торган кондиционерны бер кап­кач салыгыз. Су, глицерин, кондиционерны бергә катнаштырып, 15 минут тотарга кирәк.

Башта тәрәзәләрне чиста итеп юып, коры­тып сөртегез. Аннары тәрәзә чистарта торган щеткага әлеге эремәне бер тамчы гына агызып, тәрәзәләрне ике яктан да яхшылап ышкыгыз.

Мондый эремә пыялада саклагыч катлам барлыкка китерә, аңа пычрак һәм тузан ябыш­мый. Яңгыр тамчыларының эзе дә калмый. Шу­лай итеп чистарткан очракта, тәрәзәләр ярты ел чамасы пычранмас диләр.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев