ТРның шәхси аучылык хуҗалыкларында кабаннарны йорт дуңгызлары белән аталандыра башладылар
Ак йорт дуңгызын кабанга әйләндерү процессы шактый тиз, бары тик бер-ике буын гына кирәк. Аучылар өчен бу хәтта яхшырак та, чөнки мондый гибридларның ите тәмлерәк.
Татарстанның кайбер шәхси аучылык хуҗалыкларында дуңгызларның баш санын арттыру өчен кабаннарны өй дуңгызлары белән аталандыра башладылар. Мондый экспериментлар республикада африка дуңгызлар чумасы таралу куркынычын арттыра, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында «Татохотрыболовство» рәисе Илһам Садыйков.
«Шәхси аучылык хуҗалыклары хуҗаларына поши яки кыр кәҗәләре үрчетү белән шөгыльләнү файдалы түгел, бу бик авыр, мәшәкатьле һәм озак. Кабаннарны үрчетү күпкә отышлырак. Терлекләрнең баш санын арттыру өчен алар хәтта кыргый кабан дуңгызларын гадәти ой дуңгызлары белән дә аталаталар. Ак йорт дуңгызын кабанга әйләндерү процессы шактый тиз, бары тик бер-ике буын гына кирәк. Аучылар өчен бу хәтта яхшырак та, чөнки мондый гибридларның ите тәмлерәк. Әмма АЧС таралу ягыннан бу куркыныч тудыра», - диде Садыйков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев