Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәрбия эшендә каникуллар юк

Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди халык мәкале. Балаларыбыз тәрбияле, әдәпле булса, киләчәктә үзебезгә дә җиңел булыр, йөзебезгә кызыллык килмәс. Күренекле мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин, дөрес тәрбиянең мөһимлеген ассызыклап: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, – дип язып калдырган. Дәвамчыларыбыз булган киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирүдә өзеклекләр булмаска тиеш. Тәрбия эшендә җәйге ял да, каникул да юк

Шуны истә тотып, бу җәйдә дә районыбызда балалар өчен дини тәрбия бирүне максат итеп куйдык. Мөслимдә укучы малайлар – Җәмигъ мәчетендә, кызлар мәдрәсә бинасында ислам дине нигезләренә, әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәнде. Мастер-классларда халкыбызның йолаларын өйрәнеп, вакытларын файдалы үткәрде. Симәк, Иске Вәрәш, Вәрәшбаш, Тат. Шуран, Элемтә, Баек, Баланлы авылларында да балалар хәзрәтләрдән һәм мөгаллимәләрдән дин сабаклары алдылар. Нарат Астында урнашкан “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагереның икенче сменасында ял иткән малайларның дин сабаклары алуы да файдага гына булыр, иншәаллаһ. Озакламый “Урман иле”ндә кызлар өчен аерым смена үтәчәк. Яшь буынга әдәп, әхлак тәрбиясе бирүдә көчләрен һәм вакытларын сарыф иткән дин кардәшләребезгә Аллаһның рәхмәте яусын, ике дөньяның да бәхетен бирсен.

Фәрид хәзрәт АИТОВ,Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы.

Фото – район мөхтәсибәте архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев