ТР Үзәк сайлау комиссиясендә Конституция буенча өйдән чыкмыйча тавыш бирү мөмкинлеге турында сөйләделәр
Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә сайлау участокларыннан тыш катнашырга карар кылган гражданнардан гаризалар кабул итү дәвам итә.
Гариза 5 июньнән 21 июньгә кадәр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша, ә 16 июньнән прописка урыны буенча участок сайлау комиссиясендә бирелә ала.
Өйдә тавыш бирергә карар кылучыларга комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр тавыш бирү өчен махсус комплект белән киләчәк.
"Комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр санитар дистанцияне үтәячәк, тавыш бирүчеләргә өйләренә кермәячәк", - дип сөйләде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
«Без, тавыш бирүне оештыручылар буларак, тавыш бирү көненә әзерлек процессы һәм тавыш бирү көне үзе куркынычсыз булсын өчен барысын да эшлибез. Төп өстенлек — процесста катнашучыларның: тавыш бирүчеләрнең һәм комиссия әгъзаларының сәламәтлеге», - дип аңлатты Кондратьев.
РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү җиде көн — 25 июньнән 1 июльгә кадәр үткәреләчәк. Өйдә тавыш бирүдән тыш, гражданнарның «мобиль сайлаучы» механизмы кысаларында алар өчен уңайлы теләсә кайсы участокта тавыш бирү мөмкинлеге бар.
Санитар-эпидемиологик вәзгыять катлаулы булу сәбәпле, сайлау участокларында тавыш бирү шулай ук катгый саклык чараларын үтәп үткәреләчәк. Сайлау участокларына килгән татарстанлылар үз тавышларын биргән кешеләр белән очрашмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев