Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Covid-19дан саклану чаралары турында сөйләде

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү вакытында тавыш бирүчеләр дә, сайлау комиссияләре әгъзалары да бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителәчәк.

Ихтыяр белдерүнең контактсыз формасын сайлаган татарстанлылар янына бару өчен, сайлау комиссияләре әгъзалары өчен медицина халатлары каралган, шулай ук транспорт чараларын даими дезинфекцияләү оештырылачак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Сайлау комиссиясенең бер әгъзасына көненә дүрт битлек, дүрт пар латекс перчаткасы һәм антисептик каралган. Гомумән алганда, эш чорында һәр участокка 14 литр күләмендә дезинфекция чаралары кайтарылачак. Бүгенге көндә эшләүче барлык территориаль сайлау комиссияләре шәхси саклану чаралары белән тулы күләмдә тәэмин ителгән. Участок сайлау комиссияләре әзер. Алар татарстанлыларны 16 июньнән кабул итә башлаячак", - диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Ул билгеләп үткәнчә, төп өстенлек - сайлау процессында катнашучыларның, тавыш бирүчеләрнең һәм комиссия әгъзаларының тормышы һәм сәламәтлегенә бирелгән.
Элегрәк РФ Роспотребнадзор сайлау комиссияләре өчен коронавирус йогышын профилактикалау буенча тәкъдимнәр әзерләгән иде. Билгеләнгән таләпләр нигезендә, тавыш бирүнең куркынычсыз процедурасын оештыру өчен кирәкле индивидуаль саклану чаралары күләме билгеләнгән.
Эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев