Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР ветераннар берлеге Казанга "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исемен бирү идеясен хуплады

"Күпләр авыл хуҗалыгында эшләде, фронтны һәм тылны икмәк, ит һәм башка продуктлар белән тәэмин итте. Моннан тыш, сәламәтлекләре буенча яки башка сәбәпләр аркасында өйдә утыручылар да актив эшләде", - дип өстәде Юлашев.

Татарстан ветераннары берлеге Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү тәкъдимен хуплады. Иҗтимагый оешма Казан башлыгы Илсур Метшинга хат юллады, дип хәбәр итте «ТР ветераннар берлеге» республика иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе Әхәт Юлашев.

 

«Без оешма исеменнән ике атна элек шәһәр башлыгына гариза юлладык. Без ветераннарыбызның Җиңүгә, оборона сәнәгатенең барлык тармакларында да зур өлеш кертүләрен исәпкә алып, әлеге исемне Казанга бирүләрен сорыйбыз», - диде  ул.

Шул ук вакытта Юлашев фронттан яралану яки башка сәбәпләр аркасында кайткан сугышчыларның да сәнәгать эшендә, шул исәптән снарядлар чыгаруда катнашуын билгеләп үтте.

"Күпләр авыл хуҗалыгында эшләде, фронтны һәм тылны икмәк, ит һәм башка продуктлар белән тәэмин итте. Моннан тыш, сәламәтлекләре буенча яки башка сәбәпләр аркасында өйдә утыручылар да актив эшләде", - дип өстәде Юлашев.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/10-06-2020/soyuz-veteranov-rt-podderzhal-ideyu-prisvoit-kazani-zvanie-goroda-trudovoy-doblesti-5748793

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев