Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Роспотребнадзоры прививка ясатмаучыларга җавап бирде

Вакцинация-коллектив иммунитетны арттыруның һәм яңа коронавирус инфекциясен җиңүнең дөрес ысулы.

Яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина куркынычсыз, киресен расларга теләгән антипривививочниклар хәрәкәтенә бирешмәскә кирәк. 
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әнә шундый фикер белән уртаклашты.
«Коронавирустан вакцинация халык өчен куркынычсыз. Шуңа күрә без монда нинди дә булса проблемалар күрмибез", - дип билгеләп үтте спикер.
Владимир Жаворонков прививка кампаниясенең ирекле характерда булуын әйтте.
«Прививка ясатмаучылар хәрәкәте бүгенге көндә прививкаларның нәтиҗәсез булуы турында нинди дә булса исбатланган мәгълүматларны фәнни раслый алмый. Киресенчә, вакцинацияләүнең нәтиҗәлелеге вакыт белән расланган»,-дип билгеләп үтте Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев