Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

ТР Президенты авыл хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшырды

Автомобильләр федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар хисабына сатып алынды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшырды. 
Район хастаханәләренә барлыгы 88 машина — 53 «ЛАДА Гранта» һәм 35 «УАЗ» машинасы юл тотачак. Алар барысы да «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча бүлеп бирелгән. 
Тантаналы чара бүген республиканың ЮХИДИ идарәсе мәйданчыгында узды. Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә коронавируска каршы катлаулы шартларда эшләргә туры килгән барлык медикларга рәхмәт белдерде. 
"2020 ел безгә сәламәтлек саклау системасының моңа ни дәрәҗәдә әзер булуын күрсәтте. Сез коронавирус инфекциясенә каршы тора алдыгыз. Болар барысы да сез медицина ярдәмен лаеклы күрсәтә алуыгыз аркасында», - дип билгеләде ТР Президенты.
Барлык автомобильләр дә федераль бюджет акчасына сатып алынды. Һәр хастаханәгә икешәр машина бүлеп бирелгән.
Республика Президенты автопаркны тулыландыру медикларга вакытында пациентларга ярдәм күрсәтергә ярдәм итәр, дип ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев