ТР эшмәкәрләре дезинфекция өчен дәүләттән 146 миллион сумнан артык акча алган
Эшмәкәрләрнең профилактик һәм дезинфекция чараларына чыгымнарын субсидияләү программасы буенча Татарстан эшмәкәрләре 146 млн. сумнан артык акча алган инде, дип хәбәр итә ТР икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
"13.08.202020 елга субсидия алу өчен бизнестан 10 мең 92 гариза килгән, бу әлеге чарага дәгъва кылучыларның гомуми саныннан 90% тәшкил итә, алар инде 146,4 млн сум акча алган», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Бу программа республика эшмәкәрләрендә зур уңыш казана. Әйтик, Мөслим, Әгерҗе, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Кайбыч, Әтнә, Саба һәм Балтач районнарында турыдан-туры бушлай субсидия алырга дәгъва итүче барлык эшкуарлар гариза биргән инде.
Исегезгә төшерәбез,субсидияләрне эшчәнлеге персоналның клиент белән тыгыз һәм озак контактлары белән бәйле оешмалар гына ала ала.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/business/17-08-2020/predprinimateli-rt-poluchili-ot-gosudarstva-bolee-146-mln-rubley-na-dezinfektsiyu-5764111
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев