Covid-19 аркасында укытучылар өчен кертелгән яңа кагыйдәләр аңлатылды
Татарстанда укытучыларны яңа коронавирус инфекциясе йоктырудан саклау өчен яңа тәкъдимнәр кертелде. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Без бүгенге көндә педагогик составка үз эш урыннарында аралашу чараларын һәм дистанцияләрне максималь рәвештә үтәргә киңәш итәбез. Хәзер бездә һәр сыйныфка бер кабинетны беркетү өстенлегебез бар», — дип билгеләп үтте Любовь Авдонина.
Авдонина битлекләрдә укыту авыр, шуңа күрә ТР буенча Роспотребнадзор, әгәр укытучы такта янында торса, укучыларның партларына кадәр бер метрдан да ким булмаган дистанция сакланса, мәҗбүри битлек киюне таләп итми, дип билгеләп үтте.
ТР буенча Роспотребнадзорда мәктәпләрдә укытучыларның үзара аралашуын минимальләштерергә тәкъдим итәләр. Любовь Авдонина мондый профилактика чаралары авыру очракларын булдырмаска ярдәм итәр, дигән өмет белән уртаклашты.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/27-08-2020/v-rospotrebnadzore-po-rt-raz-yasnili-novye-pravila-dlya-uchiteley-iz-za-covid-19-5766543
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев