Реклама
Яңалыклар
ТР буенча Роспотребнадзор башлыгы коронавирус турында: язга интенсив үсеш туктаячак
Короновируска каршы вакцинация иммунитетлы кешеләр санын арттырачак.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина фикеренчә, коронавирусның яңа очраклары интенсив артуы язга туктаячак. Беренче чиратта бу кешеләрнең күпчелеге вакцина ясатып иммунитет алуы белән бәйле булачак. Ул Андрей Кузьминга биргән әңгәмәсендә әнә шундый белдерү ясады.
«Кеше гриппка каршы вакцинация ясатса, ул елда гриппның яңа төре килсә дә, кешеләр барыбер авырмый, чөнки кара — каршы иммунитет эшли», - дип хәбәр итте Татарстанның баш санитар табибы.
Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында, видеоверсиясе «Татар-информ» YouTube каналында урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев