Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Тойгелде авылы халкына рәхмәт! Илмир, Алмаз һәм Айнурга – балалар өчен матур мәйданчык булдырганнары өчен дан!

Кемнәндер көтеп, таләп итеп кенә ята торган замана түгел

Авыл кешесе хезмәтен дә, ялын да үзе оештыра. Кемнәндер көтеп, таләп итеп кенә ята торган замана түгел. Тойгелделеләр бу шимбәдә җыелып зиратта зур өмә ясадылар, ялларда исә киң урамда балалар мәйданчыгы ясап куйганнар.

"Менә шушындый шәп, матур балалар мәйданчыгын алып кайткан авылдашыбыз Илмир Каюмовка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Шулай ук акчаларын, вакытларын, көчләрен җәлләмичә, аны урнаштырган егетләребез Алмаз Тахауовка һәм Айнурга чиксез рәхмәтлебез. Балаларны, оныкларны куандырган өчен үз изгелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын, авылдашлар", - дип язалар безгә Тойгелде авылыннан.

Фотолар - Тойгелде авылының социаль челтәрдәге төркеменнән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев