Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Тойгелде авылы халкы: бергәләп эшләгәндә, иң авыр эшләр дә җиңел

Тойгелде һәм Игенче авылларында моны сүз белән түгел, ә эш белән дәлиллиләр

Авылның матурлыгы да, төзеклеге дә анда яшәүче кешеләргә бәйле. Тойгелде һәм Игенче авылларында моны сүз белән түгел, ә эш белән дәлиллиләр.

Көн саен диярлек авылда төрле мәсьәләләр туа: кайда су, кайда ут, кайда юл яки су басу проблемасы. Әмма биредә ярдәмне читтән генә көтеп ятмыйлар. Хезмәт сөючән, тынгысыз ир-егетләр үз көчләрен берләштереп, күп кенә эшләрне үзләре башкара. Кирәк булганда, материаль чыгымнарны да уртак күтәрәләр, үзара салым акчасын да нәтиҗәле файдаланалар.

Быел үлән аеруча куе үсте. Бу көннәрдә Тойгелде авылы күпере тирәсендәге территорияне Марс Ягъфәров үз исәбенә чабып тәртипкә китерде.

Шулай ук су будкасының түбәсенә калай ябылды. Бу эштә Ризит Гыйләҗев, Инсаф Биктаһиров, Ринат Баев, Габбас Дәүләтов һәм Рәйхан Садретдинов башлап йөрде.

Авылның су белән тәэмин итү системасын яңарту дәвам итә. Илнур Галиев командасы үзара салым акчасына су башнясының автоматикасын алыштырды, ике башняны бер системага тоташтырды һәм электр чыбыкларын яңартты. Ә авылның кияве Марсель Әһлиев җир казу эшләрендә трактор белән ярдәм итте.

Язгы сазлы чорда урам юлларының бер өлешенә вак таш түшәлү дә авыл халкының уртак хезмәте нәтиҗәсе булды.

Мондый бердәмлек – һәр авыл өчен үрнәк. Бергә булганда, иң катлаулы эшләр дә җиңелрәк башкарыла.

Фотолар – Тойгелде авыл җирлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев