"Кыңгыраулы мәктәп еллары" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Тәнзилә Хатбуллина
"Кыңгыраулы мәктәп еллары" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Тәнзилә Хатбуллина. Менә нәрсә дип яза Тәнзилә апа мәктәп еллары турында.
Балачакның иң истәлекле еллары мәктәп елларына туры килә. Мәктәп бусагасын атлап керү белән яңа дуслар, әниең кебек каршы алган укытучы - һәммәсе дә истә.
1951нче елның 1 сентябрендә укырга агач мәктәпкә киодек. Анда яңа тормыш, яңа дуслар белән очрашу булды. Дүртенче классны тәмамлагач, бишенче кластта безнең класска Катмыш һәм Иске Вәрәш авыллары балалары кушылды. Аларны дусларча кабул иттек. Җиденче классны тәмамлагач урта мәктәпкә башка авыл укучылары килде. Без бер зур класс укучылары булып дуслаштык. Классс җитәкчеләре Ф.М.Хәйруллина иде, 10-11 классларда Феклин Х.Н. Класс мәктәпнең бөтен эшләрендә бик актив катнаша иде. Уку ягыннан без бик көчле идек. Авылларга йөреп концертлар, спектакльләр куеп йөри идек. 10нчы класста укыганда "Киров " колхозы чебиләрен үстереп бирдек: укудан соң төнлә яшь чебиләрне карыйбыз, ә иртән укуга барабыз. Без комсомоллар идек. Мәктәп яшеннән безне оештыра алырлык яшьләр итеп тәрбияләделәр. Илне ярату, һәр эшкә җаваплылык тәрбияләнде. Класс дус, тату булган. Мәктәпне 5 укучы медальләр алды, грамоталар бирделәр.
50 ел узгач очрашу булды. 36 кеше очрашты. Бик сагынышканбыз, күңелле үтте. Аны Тәнзилә Хатбуллина оештырган иде. Бик истә калган вакыйга булды. Яңадан яшҗлеккә, мәктәп елларына кайткан кебек булдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев