Мөслим районында нәшер ителүче “Авыл утлары” һәм “Сельские огни” газеталары берләшә
Әбунә - 2027

Мөслим районында нәшер ителүче “Авыл утлары” һәм “Сельские огни” газеталары берләшә

Бу үзгәреш газетаны саклап калу, нәшер итү чыгымнарын киметү максатыннан кертелә

2027 елдан Мөслим рай-онында нәшер ителүче “Авыл утлары” һәм “Сельские огни” газеталары берләшә. Алга таба район газетасы бер басма булып, татар һәм рус телләрендә дөнья күрәчәк. Бу үзгәреш газетаны саклап калу, нәшер итү чыгымнарын киметү максатыннан кертелә.

Газетага язылу бәясе

2027 елның беренче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” газетасына язылу бәясе – 1182 сум 18 тиен. Әбунәче ункөнлегендә, ягъни ташламалы чорда, район газетасына 1104 сум 18 тиенгә язылырга мөмкин. Бу гадәти бәядән 78 сумга арзанрак. Альтернатив подписка – 750 сум.

Бәянең күтәрелүе, беренче чиратта, газетаны типографиядә бастыру һәм почта аша тарату чыгымнары арту белән бәйле. Укучы кулына килеп җиткәнче, газета шактый озын юл үтә. Журналистлар мәгълүмат туплый, вакыйгалар урынына бара, язмалар әзерли. Текстлар редакцияләнә, фотосурәтләр эшкәртелә, газета битләре бизәлә. Әзер басма типографиядә бастырыла һәм почта бүлекчәләре аша әбунәчеләргә таратыла. Бу эшләр вакыт, хезмәт һәм финанс чыгымнары таләп итә. Шуңа язылу бәясендә газетаны әзерләү һәм укучыга җиткерү өчен башкарылган зур хезмәт тә чагылыш таба.

Интернет газетаны алыштырмый

Бүген мәгълүмат алу өчен телефон экранына күз салу да җитә. Яңалыклар социаль челтәрләрдә, мессенджерларда, сайтларда даими яңартылып тора. Тизлек ягыннан электрон мәгълүмат чараларының өстенлеге бәхәссез. Шулай да газетаның үз урыны бар. Интернеттагы хәбәрләр агымында бүген укылган яңалык иртәгә инде онытылырга мөмкин. Ә газета битләрендә урын алган мәкаләләрне саклап куярга, кабат укырга, гаилә әгъзаларына күрсәтергә була.

Авыл җирендә яшәүче өлкән буын өчен газета – мәгълүмат чыганагы гына түгел, гомерлек юлдаш та. Газетаны атна саен көтеп алу, аны башыннан ахырына кадәр уку, кызыклы язмалар турында күршеләр белән фикер алышу күпләр өчен гадәткә әверелгән.

Район газетасы елъязма вазифасын да башкара. Аның битләрендә район тарихы, авыллар язмышы, хезмәт алдынгыларының исемнәре, төрле чор вакыйгалары саклана. Еллар үткәч, бүгенге газеталар киләчәк буыннар өчен кыйммәтле тарихи чыганакка әвереләчәк.

Интернеттагы хәбәр белән газетадагы мәкалә арасында тагын бер аерма бар. Кыска яңалык вакыйганың нәрсә турында булуын хәбәр итсә, газетадагы язма аның сәбәпләрен, әһәмиятен, кешеләр язмышына йогынтысын тирәнрәк ачып бирә. Басма матбугат белән электрон мәгълүмат чаралары бер-берсен алыштырмый, ә тулыландыра.

Газетаның киләчәге – укучылар кулында

Район газетасын саклап калу мәсьәләсе редакция хезмәткәрләренә генә кагылмый, аның киләчәге һәр әбунәчегә, һәр укучыга бәйле. Газетага язылу – җирле журналистиканы, туган телдәге матбугатны һәм район тарихын киләчәк буыннарга җиткерү эшен хуплау ул. Әбунәчеләр саны тотрыклы булганда, газетаны нәшер итү, аның эчтәлеген баету һәм сыйфатын күтәрү өчен мөмкинлекләр дә күбрәк була.

Безнең өчен һәр укучы кадерле. Газета битләрендә үз авылын, таныш кешеләрен, якыннарының уңышларын күргән райондашларыбызның шатлыгын уртаклашу, аларны борчыган мәсьәләләрне күтәрү, мөһим вакыйгаларны вакытында җиткерү – редакциянең төп бурычы. Безнең өчен укучыларыбыз белән элемтә, аларның фикере мөһим. Газетаны яратып, көтеп алып укучылар аз түгел. Аларның тугрылыгы, ышанычы безгә эшләргә көч бирә.

Хөрмәтле райондашлар! 2027 елның беренче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” газетасына язылырга чакырабыз. Элек “Сельские огни” газетасын алдыручыларны да укучыларыбыз арасында күрергә өметләнәбез. Газеталар берләшсә дә, максатыбыз үзгәрми: район тормышын яктыртып, туган ягыбызның бүгенгесен тарих битләренә теркибез.

Наилә Нәбиева фотосы. 

 


Нет комментариев