Төнлә дә тукталмый
Яңалыклар

Төнлә дә тукталмый

Уңышы җыеп алынган басуларда җир эшкәртү дәвам итә.

Уңышы җыеп алынган басуларда җир эшкәртү дәвам итә. Бу эшне агротехник срокларда башкару өчен кайбер хуҗалыкларда туфрак эшкәртү төнлә дә башкарыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, “Туган як” агрофирмасы механизаторлары – Сирин Хуҗин, Сиринад Биктаһиров, Алексей Попов, Раил Мәүлиев, “Авзалов” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Рифат Фазлыев, Фирдәвес Нуруллин төнге сменада җир эшкәртүдә нәтиҗәле эшлиләр.

Фото - Pixabay.com

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев