Яңалыклар

Тән җәрәхәте алган 3 сабый Яр Чаллы хастаханәсенә җибәрелгән

Соңгы өч көн эчендә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 107 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Көнкүрештә тән җәрәһәте алган 3 сабый Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенә җибәрелгән.

     Талпан кадалган –  6, төрле тән җәрәһәтләре алган – 19, югары кан басымы белән мөрәҗәгать иткән – 20, салкын тиеп килгән 9 кешегә ярдәм күрсәтелгән. Аллергия, астма белән җәфаланучылар да тиешле ярдәм алган. Бәйрәм чорында көтелмәгән хәлләр булмаган. Аттан егылып төшкән бер райондашыбыз да “җайлы” төшеп, медицина хезмәткәрләре ярдәменә мохтаҗлыгы булмаган.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев