Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак:Зөбәрҗәт Кәрамовадан камыр эчендәге балык пешерү серләре

Камыр эчендәге балык Аны, гади генә итеп, клярдагы балык дип тә әйтәләр. Мөслимнән Зөбәрҗәт Кәрамова аның рецептын газета укучыларыбызга да тәкъдим итә:

- Әлеге ризык элек туй һәм башка мәҗлесләрдә генә очраса, хәзер аны өйдә дә бик теләп пешерәләр. Клярдагы балыкны безнең гаиләдә дә бик яратып ашыйлар. Бу төр ризык тәмле чыксын өчен иң мөһиме - балыкның төре. Ул тәмле һәм кылчыксыз булырга тиеш. Мин үзем "морской язык", "филе треска" (тәрәч) сатып алам. Дүрт кешелек гаилә өчен 500 г балык ите, 5 аш кашыгы он, 3 аш кашыгы үсемлек мае, ярты лимон, 2 йомырка, ярты стакан кайнаган су, кыздыру өчен үсемлек мае кирәк.
Иң элек камыр әзерлибез. Тирән эчле савытта онны тоз һәм үсемлек мае белән болгатабыз, ярты стакан җылы су өстибез һәм, төерләре калмасын өчен, тагын яхшылап туглыйбыз. Камырлы савытны томалап куеп торабыз. Балык итен 1 см киңлектәге һәм 5-7 см озынлыктагы кисәкләргә турыйбыз, тоз, борыч сибәбез. Кайберәүләр ваклап тураган яшел үлән дә сала. Балык өстенә лимон согын сыгабыз, 1 кашык үсемлек мае кушабыз һәм болгатып 15-20 минутка куеп торабыз. Бераздан камырга күпертелгән 2 йомырка агы кушабыз. Балыкның һәр кисәген камырга тыгып алабыз һәм кәстрүлдәге кызган майга салабыз. Балык кисәкләре май белән каплансын өчен болгаткалап торырга да онытмагыз!

Әзер балыкларны мае сеңсен өчен кәгазь салфетка җәелгән тәлинкәгә тезеп торабыз да, савытларга бүлеп, табынга бирәбез. Клярдагы балык аерым ризык һәм "гарнир" буларак та тәкъдим ителә. Ашыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев