Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. “Тәмле” салаты

Лилия Галиевадан – “Тәмле” салаты рецептын тәкъдим итәбез.

 

– Бу салатны мин еш кына бәйрәм табынына әзерлим. Кунаклар бик мактап ашый. Бик тәмле һәм өстәвенә матур да килеп чыга әле ул. Якыннарыгыз ашап карагач, һичшиксез, рецептын да сораячак әле, – дип, Мөслимдә яшәүче Лилия әлеге салатны ясау сере белән уртаклашты. 
Салат өчен 1 тавыкның түш ите, 300 грамм шампиньон гөмбәсе,1 банка консервланган кукуруз, 200 грамм сыр, 1 баш суган, 2 тырнак сарымсак, 1 банка консервланган ананас, тәменчә майонез кирәк булачак.
Гөмбәне суган белән кыздырып алырга. Пешкән тавык итен, ананасны шакмаклап турарга. Сарымсакны төяргә. 
Туралган тавык итенә төелгән сарымсакны кушып, сай тәлинкәгә җәеп салабыз. Өстенә сыр кырабыз. Һәр кат саен майонез сылап, калган ингредиентларны салып бетерәбез. Теләгәнчә бизәргә дә була. Мин салат өстен укроп, петрушка белән бизим. Тәмле булсын!

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X